Бүген Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты вәкилләре Уфа хакимиятенең Транспорт һәм бәйләнеш идарәсе, ЮХХДИ һәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать транспортында Башкортстан Башлыгының коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертү турында указы таләпләре үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрде.
Белгечләр водительләрдә, пассажирларда һәм кондукторларда саклану чаралары булу-булмавын тикшерде. Режимны бозучылар да ачыкланды. Андыйларга карата административ протоколлар төзелде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Рөстәм Галиев билгеләвенчә, пандемия башыннан 130га якын тикшерү үткәрелгән, 120 протокол төзелгән.
Белгечләр водительләрнең битлек киюнең мотлак булуы турында пассажирларны искәртергә тиешлеген дә ассызыклый. Битлексез пассажирлар хезмәтләндерелми.
Җәмәгать автобусларында көненә ике тапкыр дезинфекцияләү, дымлы җыештыру үткәрелә.
Башкортстанда битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау режимы дәвам итә. Аңлы рәвештә режимны бозучылар административ җаваплылыкка җәлеп ителә.