Стәрлетамак шәһәр округы Советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты Андрей Ширяев Уфаның 1нче клиник дәваханәсе баш табиб урынбасары булып эшләгән.
«Хөрмәтле коллегалар. Бүген 6 сәгатьтә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез, олы җанлы кеше Ширяев Андрей Анатольевич вафат булды. Аның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә. Хәбәр Стәрлетамак шәһәре депутатлары исеменнән язылган.
Уфа.Онлайн хәбәрчесе мәрхүмнең улы белән элемтәгә чыккан. «Рәхмәт, сау булыгыз», — дигән ул, башка белешмә бирмәгән.