Яңа коронавирус белән авырган пациентларның кайберләре колаклардагы тышкы акустик шау-шуга зарлана. Ишетү сәләтенең үзгәрүе турыдан-туры COVID-19 йоктыру турында хәбәр итәргә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән Лондон университеты колледжы һәм шәһәрнең Патшалык комитеты галимнәре.
Шулай ук, медиклар авыр формада авыручы COVID-пациентларның бу тайпылышлар тулысынча ишетү сәләте югалуга китергән очракларын да ачыклаган.
Галимнәр табибларга пациентларның ишетү белән бәйле үзгәрешләренә игътибар итәргә һәм моның белән бәйле профилактик чаралар күрергә киңәш итә.
Шулай ук, экспертлар билгеләп үткәнчә, ишетү сәләтенең начараюы башка авырулар хакында да сөйләргә мөмкин, шуңа күрә бу симптом COVID-19ның башка киң таралган симптомнары белән бергә барлыкка килүгә игътибар итәргә кирәк.
COVID-19га хас сыйфатлар - тән температурасының күтәрелүе, аз гына юеш ютәл, тын алуның авырлашуы, ару, тәмне югалту, тамак авыртуы. Авыруның 6-8нче көненә тын алу бигрәк тә авырлаша. Авыруның беренче симптомнары булганда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: "Башинформ"