+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 октябрь 2020, 08:25

Чирлеләр артканнан-арта

Узган тәүлектә Башкортстанның тагын 68 кешесенә "COVID-19" диагнозы куелган.

Узган тәүлектә Башкортстанның тагын 68 кешесенә "COVID-19" диагнозы куелган.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.



Пандемия башланганнан бирле төбәктә яңа коронавирус белән 9 809 кеше авырган.



Стационар дәвалауда уртача һәм авыр дәрәҗәдәге 125 пациент исәпләнә. Узган атнада 320 кеше савыгып чыккан.



"Үлем дәрәҗәсе элеккечә кала - 0,5 процент. Узган атнада бер үлем очрагы теркәлгән. Авырулар саны 100 меңгә 242 кеше тәшкил итә", - дип билгеләде сәламәтлек саклау министры.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас