+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Октября 2020, 10:05

Ишембай яңа томографлы булды

Ишембай үзәк район дәваханәсенең нурланыш диагностикасы бүлегендә компьютер томографиясе аппаратын урнаштыру тәмамланды.

Ишембай үзәк район дәваханәсенең нурланыш диагностикасы бүлегендә компьютер томографиясе аппаратын урнаштыру тәмамланды.
Медицина белгечләрен аппарат белән эшләргә укыткач та якын арада ул эшли башлаячак. Бу - шәһәрдә икенче томограф. Беренчесе тәүлек әйләнәсенә 2нче поликлинкада эшли.
Яңа томограф күп авыруларны төгәл диагностикаларга ярдәм итәчәк, шул исәптән үпкәләр зарарлану дәрәҗәсен дә. Бу ковид йоктырган кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
«Canon» фирмасының 50 миллион сумлык бу томографы күләмле һәм төгәл сурәтләр булдыра. Аппарат коронавирус инфекциясе белән көрәш программасы буенча федераль бюджет чаралары исәбенә алынган.
Барлыгы быел 13 яңа компьютер томографы алу планлаштырылган. Алар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты, коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча программасы буенча сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту кысаларында Сибайдагы республика клиник онкология диспансерына, Стәрлектамак, Бөре, Баймак, Дүртөйле, Учалы, Чишмә дәваханәләренә кайтарылачак.
Уфаның 8нче, Октябрьскийның 1нче дәваханәләре, Күмертау, Ишембай дәваханәләренә яңа томографлар кайтарылды да инде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас