Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә чираттагы оператив киңәшмә барышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бөтен республика дәваханәләрендә үпкә тикшертүгә коточкыч зур чиратлар барлыкка килүен әйтте.
Ул табибларга халык арасында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бу процедура, әгәр аерым күрсәткечләр булмаса, мәҗбүри түгел.
- Мондый фикер килеп чыкты: имеш, һичшиксез, компьютер томографиясе (КТ) үткәрергә кирәк. Һәм бездә КТ үтүгә чиратлар пәйда булды. Без соңгы елда бик күп яңа җайланмалар куйдык, мондый хәл беркайчан да булмады. Әмма алар хәтта хәзер дә җитми, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, кешеләргә, табиб күрсәтмәсе булмыйча КТ үткәрү мәҗбүри түгел, дип аңлатырга кирәк.
- Кешеләр әлеге чирдән КТ гына коткара дип уйламасыннар өчен, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Башкортстанда коронавирус пандемиясе вакытында барлыгы 60 меңнән артык үпкә тикшеренүе үткәрелгән. Шушы чорда табиблар онкология авыруларының 700гә якын очрагын ачыклый алган.
Фото: bashinform.ru