Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар янә 68 кешегә артты.
Барлыгы инфекция ачыкланучылар саны 9877гә җитте.
Соңгы тәүлектә 69 пациент ковидны җиңгән. Барлык савыгучылар саны – 8755.
Әле республикада бу инфекциядән 1075 кеше дәвалана. Аларның 132се дәваханәләрдә, 943 кеше өйдә дәвалау ала.
Стационарлардагы 7 кеше авыр хәлдә. Берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Кызганычка каршы, ковид янә бер якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, бу инфекциядән вафат булучылар саны 48гә җитте.
Бер тәүлектә янә 182 кешедә пневмония булуы ачыкланган. 146 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1230101 тикшеренү үткәрелгән, 1188159 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектә 11002 тикшеренү ясалган, 10724 кеше тест үткән.