+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2020, 06:30

“Без янә авыр фазага кердек...”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чиновниклар алдына кеше гомерләрен саклап калу бурычын куйды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чиновниклар алдына кеше гомерләрен саклап калу бурычын куйды.

Кичә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус таралуга бәйле хәлне анализлады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер барлык дәүләт органнары көчләрен пандемияне бетерүгә юнәлтергә тиеш.

— Без янә авыр фазага кердек. Бу авырулар һәм үлем-китем күрсәткечләре, гомумән, дөньяда, илдә чир таралу күрсәткечләре буенча күренә. Ул элеккесеннән күпкә катлаулырак. Мин муниципалитетлардан, барлык дәүләт органнарыннан бу эшне оештыру­ларын һәм җитәкләүләрен сорыйм. Безнең өчен моны беркем дә эшләмәячәк, һәм без үзебез 4 миллионнан артык кешенең сәла­мәтлеге өчен җавап бирәбез, — диде Радий Хәбиров.

“Кабатлап әйтәм, безнең өчен иң мөһиме — кешеләр гомерен саклап калу. Моңа ике генә ысул белән ирешеп була. Беренче ысул —сәламәтлек саклауны ныгыту. Бу юнәлештә чаралар күрелә: без тагын сәламәтлек саклауны мобилизацияләргә һәм койка урыннарны арттырырга тиеш. Хәзер бу бурыч беренчел әһәмияткә ия”, — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Ул, шулай ук, COVID-19га каршы көрәшкә бәйле барлык чыгымнар беренче чиратта финансланачак, дип белдерде. “Мин бүген Финанс министрлыгына йөкләмә бирәм: сәламәтлек саклау министрының коронавируска каршы көрәшкә акча бүлеп бирү турындагы теләсә кайсы таләбе беренче чиратта хәл ителергә тиеш. Хәтта башка чыгымнар бәрабәренә дә. Чөнки бу — хәзер иң мөһиме”, — дип белдерде Радий Хәбиров.

Узган тәүлектә Башкортстанның тагын 68 кешесенә “COVID-19” диагнозы куелган. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә яңа коронавирус белән 9809 кеше авырган. Стационар дәва­лауда уртача һәм авыр дәрәҗәдәге 125 кеше исәпләнә. Узган атнада 320 кеше савыгып чыккан.

“Үлем дәрәҗәсе элеккечә кала — 0,5 процент. Узган атнада бер үлем очрагы теркәлде. Авырулар саны 100 меңгә 242 кеше тәшкил итә”, — дип билгеләде сәламәтлек саклау министры.

Башкортстанда шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын­нан интегүче кешеләр өчен махсус режим кертелергә мөмкин. Радий Хәбиров коронавирус белән авырган мондый диагнозлы кешеләр арасында үлем очраклары арту уңаеннан борчылуын белдерде.

Шулай ук республикада рестораннарда корпоративлар һәм банкетлар үткәрү тыелачак, дип хәбәр ителде оператив киңәшмәдә. Бу уңайдан Башкортстан терри­ториясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

— Норма популяр түгел, әмма без аны кулланачакбыз, — дип белдерде төбәк Башлыгы. — Рестораннарда һәм башка җәмәгать туклануы нокталарында төрле корпоративлар, ягъни киңкүләм чаралар үткәрүне тыярга кирәк. Корпоратив, банкетлар — боларның барысын да соңрак вакытка күчерәбез. Безгә үпкәләмәсеннәр. Югыйсә, соңыннан бу рестораннарны ябарга туры киләчәк, ә без моны эшләргә теләмибез.

Радий Хәбиров һәр оешмага эпидемиягә каршы тору өчен медицина инспекторын билгеләргә кушты. Ул искәрткәнчә, инспек­торлар мәктәпләрдә уку елы башында билгеләнгән иде, һәм уку йортларында зарарлану очрак­ларының аз булуы — аларның эше нәтиҗәсе.

— Без моны анализладык һәм мединспекторларның алга таба да эшләргә тиешлегенә инандык. Моның мәгънәсе шунда: һәр учреждение, һәр оешма үзенең җаваплы хезмәткәрен билгеләргә тиеш. Алар кешеләр белән сөйләшергә, санитар һәм битлек режимнарын тикшерергә тиеш, — диде республика җитәкчесе.

Ул медуниверситетка кыска белем бирү онлайн-курсын әзерләргә кушты. БДМУ ректоры Валентин Павлов сүзләренә караганда, контент университет сайтында бар инде, һәм медицина инспекторлары өчен аерым интернет-сәхифә әзерләнәчәк. Шулай ук, ул медицина инспекторлары ковид белән эшләү тәҗрибәсен узган табиблардан консультацияләр ала алсын өчен колл-үзәкне тергезергә тәкъдим итте.

Радий Хәбиров аңа програм­маның беренче нәтиҗәләре турында 22 октябрьдә хәбәр итүне сорады.



Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас