+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2020, 17:41

Диабет белән чирләүчеләргә коронавирустан ничек сакланырга?

Хроник авырулары булган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә. Моңа белгечләр үз аңлатмасын бирә.

Хроник авырулары булган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә. Моңа белгечләр үз аңлатмасын бирә.

Аерым алганда, шикәр чире беренче чиратта кан тамырларына, димәк, тоташ организмга кире йогынты ясый. Авыруның юлдашлары – хәлсезлек, сусау басылмау, яраларның авыр төзәлүе, иммунитетның көчсез булуы, югары кан басымы, йөрәк эшендәге тайпылышлар.

Белгечләр диабетлыларга аеруча сак булырга киңәш итә: канда гликемия һәм шикәр дәрәҗәсен даими рәвештә күзәтергә, диета сакларга.

Шулай ук, диабет белән чирләүчеләргә социаль контактларны мөмкин кадәр киметергә һәм эштә чакта битлекне көн дәвамында салмаска киңәш ителә.

Фото: v-pravda.ru
Читайте нас