+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2020, 06:30

Табибларны йөртүгә – йөз автомобиль!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең эре дәвалау оешмалары җи­тәкчеләре белән очрашу үткәрде, анда коронавирус йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең эре дәвалау оешмалары җи­тәкчеләре белән очрашу үткәрде, анда коронавирус йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин агымдагы хәл турында сөйләде һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертте.

– Без Башкорт дәүләт медицина университеты белән берлектә учреждениеләрнең кадрлар ихтыяҗлары турында фикер алыштык, – диде министр. – Медицина оешмалары заявкалары буенча без амбулатор звенода һәм йогышлы госпитальләрдә эшләү өчен табиб-стажерлар бригадаларын формалаштырабыз.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә йогышлы авырулар стационарын җәелдерергә һәм 10нчы Уфа шәһәр клиник хастаханәсендә резерв булдырырга кушты. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе баш табибларның аерым игътибарын санитар нормаларның һәм кагыйдәләрнең катгый үтәлешен тәэмин итүгә юнәлтте.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы табибларны эш урыннарына илтү һәм өйләренә кайтару өчен дәүләт власте органнары паркларыннан 100 автомобиль бүлеп бирергә кушты.
Читайте нас