Бу хакта "Россельхознадзор"ның төбәк идарәсе хәбәр итә.
Благовещенскидагы «Турбаслы бройлерлары» акционерлар җәмгыяте азык-төлек һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында Евразия икътисади берлеге регламентларын бозган өчен 360 мең сумга штрафка тарттырылды.
"Россельхознадзор" белгечләре агымдагы елның мартыннан май аена кадәр дәүләт заданиеләрен үтәү кысаларында компания җитештергән бройлер чебешләрнең 11 үрнәген сайлап алган. Аларның бер үрнәген - Чиләбе өлкәсе ветеринария лабораториясенә, калганнарын Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгенә җибәргәннәр.
"Тикшеренүләр протоколларыннан күренүенчә, туңдырылган кош ите партияләрендә патоген микроорганизмнар, шул исәптән Salmonella бактерияләре барлыгы ачыкланган", - диелә "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ачыкланган хокук бозулар нигезендә компаниягә карата административ эш кузгаттылар. Моннан тыш, ЕАЭС илләренә предприятие продукциясен экспортлауга вакытлыча чикләүләр салынды.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, "Турбаслы бройлерлары"н административ җаваплылыкка тарттыру турындагы карар үз көченә кергән, акционерлар җәмгыяте штрафны тулы күләмдә түләгән.
Фото: cafe-vokzal.ru.