20 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.
Очрашуда Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының ничек тормышка ашырылуын, беренчел медик-санитар ярдәм звеносын модернизацияләү мәсьәләләрен, Стәрлетамакта яңа клиник йогышлы авырулар дәваханәсе төзелешен тикшерделәр.
Стәрлетамактагы йогышлы авырулар госпитален 15 декабрьдә ачарга планлаштыралар. Нигез итеп Уфа районындагы Республика йогышлы авырулар үзәге проектын алачаклар, модернизацияләячәкләр.
Илнең сәламәтлек саклау министры Башкортстанның яңа үзәк булдыру буенча башлангычын хуплады. Радий Хәбиров Михаил Мурашконы йогышлы авырулар госпитлен ачу тантанасына чакырды.
– Безнең команда өчен төп акцентларның берсе – вирус белән көрәш, чынлыкта - гомерләрне һәм сәламәтлекне саклап калу өчен көрәш. Һәм, әлбәттә, монда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының ярдәме бик мөһим, – дип билгеләде Радий Хәбиров.