Республикада коронавирус йоктыручылар саны 9946га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 69 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 155 кеше дәвалана. Аларның җидесе авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 848 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 140 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 8895.
Соңгы тәүлектә республикада ковидтан яңа үлем очраклары ачыкланмаган. Барлыгы 48 якташыбыз коронавирус корбаны булды.
Бер тәүлектә янә 181 кешедә пневмония булуы ачыкланган. 132 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1241378 тикшеренү үткәрелгән, 1199122 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектә 11277 тикшеренү эшләнгән, 10963 кеше тикшерү үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы