+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2020, 12:55

Учалыда медицина инспекторлары эшкә керешә!

Республикада медицина инспекторларын әзерләү башланды. Учалы районында бу башлангычка җаваплы карыйлар һәм әзерлек эшенә беренчеләрдән булып тотындылар.

Республикада медицина инспекторларын әзерләү башланды. Учалы районында бу башлангычка җаваплы карыйлар һәм әзерлек эшенә беренчеләрдән булып тотындылар.
Мәсәлән, Учалының коррекцион мәктәп-интернатында бу вазыйфаны -
шәфкать туташы Светлана Бакал, мәгариф бүлегендә - гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче Гөлдәр Әхмәтҗанова, район хакимиятендә хуҗалык мөдире Зилә Төхвәтуллина башкарачак.
Бу белгечләр эпидемиология нормаларын үтәү буенча контроль булдыручы медицина инспекторлары булып эшләячәк. Алар тиешле уку үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, БДМУ “Медицинский инспектор” мәгариф сайтын эшләтеп җибәрде. https://med-inspector.ru/ сайтында укытуның онлайн-курсы урнаштырылган. Уку үтәр өчен башта теркәлү үтәргә кирәк. Аннан соң барлык кирәкле материаллар белән көндезге укуга яисә онлайн-курска сылтама биреләчәк.
Лекцияләр курсы һәм чек-битләр эпидемиология һәм медик-санитар эш кафедралары тарафыннан эшләнгән.
Фото: Учалы районы хакимияте
Читайте нас