+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2020, 11:30

Коронавируска шик туса яисә ковид булуы расланса, нишләргә?

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына бу очрактагы гамәлләр алгоритмы турында сөйләгән.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына бу очрактагы гамәлләр алгоритмы турында сөйләгән.
Коронавирус билгеләре ОРВИныкына бик охшаш: югары температура, сулыш алу авырлашу, төчкерү, ютәләү, борын тыгылу, мускулларда һәм күкрәктә авырту тойгысы, баш авырту һәм хәлсезлек, укшыту, косу, эч китү булырга мөмкин. Бу билгеләр күзәтелгәндә яисә ковид расланган кеше белән бәйләнешкә кергән булсагыз, инфекция буенча имин булмаган илдән кайтсагыз, өегездә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Әгәр авырыйсыз һәм сездә нинди авыру булуын аңлый алмыйсыз икән, моны ачыклау һәм ярдәм алыр өчен табиб чакырыгыз. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, хәзер тән температурасы нинди булса да өйгә чакырулар кабул ителә. Өегезгә килгән медицина хезмәткәре, тикшерүләрдән чыгып, өстәмә тикшеренүләр билгеләргә мөмкин: кан тапшыру, компьютер томографиясе үтү һ.б.
Авыру катлаулылыклар белән үтсә, тән температурасы озак вакыт 38,5тән югары булса, һава җитмәсә, кандагы кислород сатурациясе 90-92дән азрак булса, интоксикация күзәтелсә, табиб өстәмә биохимия анализы, күкрәк читлеге органнарына томография яисә рентгенография билгели.
Коронавирус инфекциясе расланган очракта мотлак дәваханәгә ятарга кирәк дигән сүз түгел. Авыру җиңел формада күзәтелсә, табиб күрсәтмәләрен үтәп, өйдә дәваланырга мөмкин. Авыру уртача яисә авыр формада булса, терапевт ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра. Хәл кискен авырлашса, кеше ашыгыч ярдәмне үзе чакыра. Медиклар аны йогышлы авырулар профилендәге стационарларның берсенә алып китәчәк.
Инфекцияне кисәтү өчен кагыйдәләр:
Социаль дистанция һәм битлек режимын катгый үтәгез!
Кулларны юыгыз һәм эшкәртегез!
Куллар белән биткә кагылмагыз!
Кеше күп булган урыннарда булмагыз!
Сәяхәтләрдән баш тартыгыз!
КТ һәм рентгент-тикшеренү – пневмонияне ачыклауның ике юлы. Икесе дә нәтиҗәле. Авыр стадияләрдә төгәллек кирәк булганда КТ кулланыла. Ә болай рентгенография - кирәкле һәм адекват тикшерү ысулы. Авыруның беренче биш-алты көнендә зарарлану күренми, шуңа температура бер тапкыр югары булу белән үк КТ үтәргә йөгерергә кирәкми.
Тикшерү шәхси күрсәтмәләр буенча үткәрелә. Карарны табиб кабул итә. Шаблон формат юк. Биш көн дәвамында 38дән югары температура, кинәт һава җитми башлау, сулыш алу авырлашу, күкрәк читлеге авырту, сатурациянең 90-92дән түбән булуы КТ үтәргә нигез бирә. Пульсоксиметрия белән сулыш алу җитешсезлеген ачыклыйлар. Аны табиблар куллана, ләкин кешеләр үзләре дә аңлап, сатурацияне мониторгласа яхшы. 97-99 – норма. 95 – күзәтелергә кирәк дигән сүз. 92-90 – поликлиникадан табиб чакырырга кирәк.
Кеше тын алганда сулышын тоткарлап торса, кандагы кислород түбәнәергә мөмкин, күрсәткеч тә түбәнәя, бу нормаль күренеш. Шул ук вакытта барысы да шәхси очрактан чыгып, билгеләр җыелмасын карап эш ителә.
Градусниклар контактлы булса яхшырак. Аларга ышаныч күбрәк. Урамнан, салкыннан кергән кешене контактсыз градусник белән тикшергәндә температура азрак күренергә мөмкин. Һәм, киресенчә, актив хәрәкәтләнгәннән соң бинага килеп кергән кешедә температура югары күренә.
Ковид-диссидентлар әле дә бармы? Һаман да коронавируска ышанмаган, аны уйлап табылган дип уйлаучылар калуына шик бар. Менә аларга авыруның кешегә ничек йогынты ясаганын күрсәтергә кирәк.
Сәламәтлек саклау минстрлыгының “кайнар элемтә”се тәүлек әйләнәсенә эшли – 8 (347) 279 91 20, 8 (347) 286 58 27.
Әле ашыгыч ярдәмгә чакырулар геометрик тизлектә арта бара. Ниндидер сәбәп белән шалтыратугыз барып җитмәсә, “кайнар элемтә”гә шалтыратыгыз.
Фото: brasovo-vestnik.ru
Читайте нас