Сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсе предприятиеләрендә антиковид инспекторлары эшли башлады.
Алар хезмәткәрләрне кергәндә каршы ала, температураларын үлчи, битлекле булуларын тикшерә һәм кулларны эшкәртү кирәклеге турында искә төшерә.
Инспекторлар биналардагы җыештыруның вакытында булуын, кешеләрнең күпләп җыелмавын тикшерә.
Бу башлангыч белән 19 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмштенең оператив киңәшмәсендә чыккан иде. Аның максаты – коронавирус иинфекциясе таралуны кисәтү, коллективларның эшчәнлеген эпидемиягә каршы чараларны үтәп оештыру.
Антиковид инспекторы булу өчен медицина белеме мотлак түгел. “Медицинский инспектор” порталында уку, имтихан тапшыру һәм тиешле документ алу җитә.
Фото: Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгы