+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 октябрь 2020, 09:25

Таралудан кайчан туктарсың син, ковид?..

Кызганычка каршы, республикада ковид йоктыручылар көннән-көн күбрәк ачыклана.

Кызганычка каршы, республикада ковид йоктыручылар көннән-көн күбрәк ачыклана.
Соңгы тәүлектә коронавирус янә 74 якташыбызда расланды. Шулай итеп, Башкортстанда инфекция йоктыручылар саны 10 093кә җитте.
Пандемия башланганнан алып, республиканың 9218 кешесе ковидтан савыккан.
Әле Башкортстанда 827 кеше коронавирустан дәвалану ала. Аларның 189ы стационарларга госпитализацияләнгән.
638 якташыбыз авыруны җиңел формада кичерә һәм өйдә дәвалана.
Соңгы тәүлекләрдә үлем-китем теркәлмәгән.
Фото: athina984.gr
Читайте нас