+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2020, 10:25

Битлекләрне бушлай таратырга!

Юкса кайберәүләр саклану чараларына акча кызгана.

Юкса кайберәүләр саклану чараларына акча кызгана.

Дәүләт думасы депутаты Ярослав Нилов русиялеләрне коронавирустан шәхси саклану чараларын даими куллануга өндәүче ысулларны тәкъдим итте.

Хәзер халыкның күпчелеге битлекләр һәм перчаткалар кию фарызлыгы турында табибларның киңәшләрен игътибарсыз калдыра, шулай ук антисептик куллануны да.

Нилов сүзләренчә, кайбер русиялеләр саклану чараларына акча кызгана. Шуның өчен депутат кибет, кафе, спорт заллары һәм башка биналарга кергәндә битлек һәм антисептикларны бушлай таратырга тәкъдим итте. "Бүген битлекне 3 сумга да алырга мөмкин, ә җитештерү гомумән тиеннәр генә тора", - дип белдерде парламентарий.

Аның фикеренчә, шулай ук русиялеләрне антисептиклар һәм битлекләрдән файдаланырга "даими социаль реклама" аша өйрәтергә мөмкин, бигрәк тә аны ТВ буенча күрсәтеп.

Мондый "пропаганда чарасы" пенсионерлар өчен аеруча файдалы булачак. Нәкъ менә өлкән яшьтәгеләр еш кына табибларның тәкъдимнәрен санга сукмый, дип билгеләде депутат. “Телевизор аша социаль рекламаны көчәйтергә кирәк, чөнки өлкән буын күпчелек телевизорга ышана”, - ди Ярослав Нилов.

Фото: ТАСС.
Читайте нас