Башкортстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 белән зарарланган кешеләр саны 10 247гә җиткән.
Илленче корбан - 50 яшьлек хатын. Аның тагы да авырулары булган: беренче дәрәҗә симерү, 3 дәрәҗә атеросклероз, эчке органнарның паренхиматоз дистрофиясе.
9 370 кеше савыккан (+50 соңгы тәүлек эчендә). 827 кеше дәвалана: 187се – стационарларда, 640ы авыруны җиңел формада кичерә, алар амбулатор дәвалауда, дип хәбәр иттеләр республика оператив штабында.