+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2020, 08:50

Авыручылар көннән-көн арта

Узган тәүлектә COVID-19 Башкортстанның тагын 83 кешесендә ачыкланган.

Узган тәүлектә COVID-19 Башкортстанның тагын 83 кешесендә ачыкланган.

Республикада барлыгы йогышлы профильгә караган 4 680 койка бар. Әле аларның 3 800е буш түгел, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.



Пандемия башланганнан бирле төбәктә яңа коронавирус йогышы расланган 10 330 очрак теркәлгән.



Стационар дәвалауда урта һәм авыр дәрәҗәдә авыручы 189 кеше исәпләнә. Узган атнада 800дән артык кеше савыгып чыккан.



"Авырулар саны 100 мең кешегә 250 кеше тәшкил итә. Үсеш темпы - 0,8", - дип билгеләде сәламәтлек саклау министры.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас