+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2020, 11:40

Башкортстанда антиковид инспекторлары эшли башлады

Республика власть органнарында һәм ведомстволарга буйсынган предприятиеләрдә 4771 антиковид инспекторы эшли. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов хәбәр итте.

Хезмәткәрләр арасыннан антиковид инспекторларын билгеләү турында рекомендацияләрне Башкортстанда эшләүче барлык предприятиеләр алды. Ринат Бәширов билгеләвенчә, “Газпром нефтехим Салават”, “ОДК-УМПО”, Белорет металлургия комбинаты, “Башавтотранс” оешмалары һәм эре сәүдә үзәкләре һәм челтәрләре бу юнәлештәге эшкә беренчеләрдән булып тотынды.
Антиковид инспекторлары вазыйфаларын башкаручы хезмәткәрләр эш алдыннан онлайн-уку үтә. Курс БДМУ укытучылары тарафыннан эшләнгән. Онлайн-дәресләрне инде 19 мең кеше караган. Төбәк җитәкчесе сайтында презентацион һәм методик материаллар белән махсус бүлек булдырылган.
Республиканың предприятие һәм оешмаларына мөрәҗәгать итеп, Ринат Бәширов шуны ассызыклады: Башкортстан Башлыгының коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы турында указының барлык пунктларын төгәл үтәү каты карантин чараларына альтернатива булачак.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/136835.html
Читайте нас