Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 10330га җитте. Соңгы тәүлектә янә 83 кешедә ковид булуы ачыкланды.
Әле республика стационарларында 189 кеше дәвалана. Аларның җидесе авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Бер тәүлектә 4 кеше, савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы республикада ковидтан савыгучылар саны – 9374.
Соңгы тәүлектә коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы ковид 50 якташыбызның гомерен алып китте.
Бер тәүлектә 192 кешедә пневмония ачыкланган. 153 пациент пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1297801 тикшеренү үткәрелгән, 1254020 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектәге тикшерелүчеләр саны – 10347, 9944 кеше коронавируска тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы