Алар республика клиник дәваханәсендә дип язганнар иде.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән белән бергә республика клиник дәваханәсендә коронавирустан дәвалана, дигән хәбәрләрдән соң "Бизнес Онлайн" порталы хәбәрчеләре җырчы белән элемтәгә чыккан, әмма артист нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан.
"Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам", - дип трубканы куйган Салават Зәки улы.
Моңа кадәр кайбер телеграм-каналлар ирле-хатынлы Фәтхетдиновларны, коронавирус белән авырып, республика клиник дәваханәсендә ятуын язып чыккан иде. Соңрак кайбер хейтерлар хәтта Салаватның хатыны үлгән дигән фейк хәбәрләр таратудан да тартынып тормады. Менә шундый без...
Фото: Матбугат.ру