+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2020, 18:04

Чит төбәкләр вәкилләре безгә нигә килгән?

Русиянең җиде төбәгендә Башкортстан проекты буенча йогышлы авырулар үзәкләре төзергә планлаштыралар.Стәрлетамакта агымдагы елның 1 декабрендә клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге файдалануга тапшырылачак. Бу инде республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган икенче шундый объект.

Русиянең җиде төбәгендә Башкортстан проекты буенча йогышлы авырулар үзәкләре төзергә планлаштыралар.
Стәрлетамакта агымдагы елның 1 декабрендә клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге файдалануга тапшырылачак. Бу инде республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган икенче шундый объект.


Беренчесе язын Уфада, тиз төзелә торган модульле каркас технологиясен кулланып, 55 көн эчендә төзелде. Үзәк проекты белән Русия төбәкләре кызыксынды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүдә «Сәламәт җәмгыять» форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

- Стәрлетамакта төзелә торган йогышлы авырулар үзәге дөньяда иң яхшыларның берсе булачак, дип ышанып әйтә алам. Русия Федерациясенең җиде төбәге бу тәҗрибәне өйрәнү өчен безгә килде. Ике төбәктә безнең проект буенча төзелеш эшләре бара инде, калган бишесе безнең госпитальне үрнәк итеп алды, – дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Үзәкнең сыйдырышлыгы - 282 койка (гадәттән тыш хәл режимында – 312). Яңа госпитальдә пациентларны дәвалау шартлары камилләштереләчәк, изоляция чаралары көчәйтеләчәк, шулай ук, кабул итү, бала тудыру, балалар һәм хирургия бүлекләре барлыкка киләчәк.

Шулай ук, Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге төбәктә фармацевтика үсешенә зур игътибар бирә, чөнки пандемия шартларында тармак теләсә кайсы вакытта яңа вакциналар яки дару чаралары җитештерүне җәелдерергә әзер булырга тиеш.

Премьер-министр Андрей Назаровның чыгышы “Пандемия сабаклары: хаталанырга хокуксыз тиз карарлар кабул итү вакыты” секциясе кысаларында узды.

«Сәламәт җәмгыять» форумы 27 октябрьдә Мәскәүдә «Русия бүген» Халыкара мультимедиа матбугат үзәге мәйданчыгында узды. Чара чикләрендә экспертлар COVID-19 таралу шартларында сәламәтлек саклау системаларының эше, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре, пандемия чорында онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш проблемалары, шулай ук сәламәтлек саклау системасының кадрлар потенциалы турында фикер алыштылар.

Форум Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росконгресс Фонды ярдәме белән оештырылды.

Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат үзәге.
Читайте нас