Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация 2020 ел азагы — 2021 ел башында планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының брифингы барышында билгеле булды.
Вакцинация җитештерүне арттыру һәм тикшеренүләрдән җыелган мәгълүматны анализлагач башланачак. Хәзерге вакытта Русия территориясендә өч вакцина теркәлгән.
- КОВИД-19дан профилактикада дару препаратлары максималь нәтиҗәле эшләсен өчен кирәкле тикшерүләр үткәрелә, — дип белдерәләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы августта Гамалеи исемендәге Фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Ул "Спутник V" исеме алды. Октябрьдә исә «ЭпиВакКорона» теркәлде.
Хәзерге вакытта клиник тикшеренүләрдә Русия Фәннәр академиясенең Иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшкәртү үзәге вакцинасы катнаша. Үзәк экспертлары цельновирион вакцина уйлап таба — аның нигезендә SARS-CoV-2 вирусы кулланыла. Ул үзенең йогышлы үзлекләреннән мәхрүм ителгән, әмма шул ук вакытта иммун реакция китереп чыгара ала.