Уфа районы Зубово авылындагы госпитальдә "кызыл зона"да эшләүче тәҗрибәле табиб Глеб Глебов Башкортстанда күмәк иммунитет кайчан формалашачагын сөйләде.
- Ул республика халкының 2/3 өлеше чирләгәннән соң барлыкка киләчәк, - дип белдерде Глеб Глебов.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә, "Росстат" мәгълүматларына караганда, Башкортстанда 4 038 151 кеше яши. Һәм коллектив иммунитет формалашсын өчен, табиб фаразлары чын булса, төбәктә 2 692 000 кеше ковид белән авырырга тиеш. Шул вакытта гына иммунитет булуы турында сөйләргә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез: 27 октябрьгә республикада ковид белән авыруның 10 330 очрагы теркәлгән (соңгы тәүлектә +83).
Фото: кп.ру