8 яшьлек кызга кан тапшыру өчен бер көндә генә дә дәваханәгә 55 кеше килгән!
22 октябрь кичендә Уфа - Яңавыл трассасында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән җитди авария булды. Юл-транспорт һәлакәте начар һава шартлары нәтиҗәсендә килеп чыккан, бу көнне юлда бозлавык булган. Шаһитлар сүзләренчә, "иномарка" тәүдә каршы полосага чыга, аннары үз полосасына кайта һәм кюветта әйләнә.
Пассажир утыргычында 8 яшьлек Асель, руль артында аның картәнисе Резеда була. Аларның икесе дә бик нык зыян күргән. Алар әле дә Бөре дәваханәсендә авыр хәлдә. Калган пассажирлар курку һәм җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган.
Балада авариядән соң баш мие имгәнүе ачыкланган. Зыян күрүчеләр үзләре Нефтекамада яши, әмма аларны Бөрегә китергәннәр, чөнки бу - авария урыныннан иң якын торак пункт.
Кызның әнисе Лиана әйтүенчә, Асель күп кан югалткан. Кан бирү үтенечен ул социаль челтәрләрдә язып чыккан. Канны Бөредә, Уфада һәм Нефтекамада бирергә мөмкин иде.
- Әни белән кызым элеккечә авыр хәлдә, әмма хәлләре начарланмый, бу инде яхшы, - ди Лиана. - Безнең үтенечкә шулкадәр күп халык җавап бирер дип көтмәгән идек. Мин ышанам, догаларым бу авырлыкны җиңеп чыгарга көч бирер.
Бүгенге көндә, кан салу станциясе мөдире сүзләренчә, Асель өчен җитәрлек материал җыелган. 26 октябрьдә генә дә станциягә 55 кеше килгән!
- Бернинди фаразлар да бирмиләр, кызганычка каршы. Тик могҗизага өметләнәбез. Кызыбызга кан биргән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Тормышта еш кына шундый хәлләр була, кешенең катнашуы матди ярдәмнән өстен була, - ди Лиана.