+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2020, 12:55

"Табиблар – искиткеч кешеләр!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Башкортстанның искиткеч кешеләре тормышы” рубрикамның геройлары медицина хезмәткәрләре булды. Коронавирус барлык кешелеккә табиб һөнәренең никадәр мөһим икәнлеген искә төшерде. Терапевтлар, инфекционистлар, хирурглар, реаниматологлар, рентгенологлар, шәфкать туташлары, кече медицина персоналы, ашыгыч ярдәм водительләре – бүген үз-үзен кызганмыйча пациентларның сәламәтлеге һәм гомерләре өчен көрәшүчеләрне санап та бетерә алмассың.
Менә, мәсәлән, Ольга Тарасова – Күмертау шәһәре дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире. Йогышлы авырулар белән апрельдән эшли, көненә берничә сәгать “кызыл зона”да була.
Жанна Петрова – Дәүләкән районы дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендәге посттагы шәфкать туташы. Ковид шартларында көненә 60ка кадәр кан тамыры аша дару тамызуны куя.
Эльвира Йосыпова – Нефтекама шәһәре дәваханәсе фельдшеры, вакытында һәм дөрес куелган диагнозлар, авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәткәне өчен “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының II дәрәҗәдә медале белән бүләкләнгән.
Тамерлан Кәбиров һәм Виолетта Гайсина – БДМУның алтынчы курс студентлары, алар да алдынгы сызыкта. Тамерлан – БДМУ клиникасы йогышлы авырулар госпиталендә медбрат, Виолетта - Ашыгыч ярдәм дәваханәсенең ковидгоспиталендәге реанимация бүлегендә шәфкать туташы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә гади булмаган вакытта эшләүче һәркемгә хезмәтләре өчен рәхмәтлемен. Без, үз чиратыбызда, сезгә җиңелрәк булсын өчен мөмкин булганны эшлибез. Сәламәтлек һәммәсенә дә!
#жзлбашкортостан #кумертау #давлеканово #нефтекамск #уфа #медикигерои
Фото: https://vk.com/wall413272232_493850?z=photo413272232_457259195%2Fwall413272232_493850
Читайте нас