+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2020, 13:00

Яңа рекорд – бер тәүлектә 85 якташыбызда ковид ачыкланды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 10 мең 415кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 10 мең 415кә җитте.
Соңгы тәүлектә янә 85 якташыбызда ковид булуы расланды. Бу сан яңа рекорд буларак билгеләнде, аннан алда иң күп ачыклану кичә – 83 яңа очрак булган иде.
Пандемия башыннан 9426 кеше савыккан, соңгы тәүлектә 52 якташыбыз ковидны җиңде. Әле республикада 939 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 197се стационарларда ята, җиңел формада авыручы 742 кеше амбулатор дәвалану ала.
Соңгы тәүлектә ковидтан яңа үлем очраклары турында мәгълүмат юк. Башкортстанның 50 кешесе ковид корбаны булды.
Бер тәүлектә 249 кешедә пневмония ачыкланган, 267 кеше аннан савыккан.
Барлыгы 1308312 тикшеренү үткәрелгән, 1264252 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектә 10511 тикшеренү ясалган, тикшерелүчеләр саны – 10232.
“Роспотребнадзор” Русиядә яшәүче һәркемгә кеше күп булган урыннарда, транспортта, парковкаларда, лифтта мотлак рәвештә битлектә йөрергә киңәш итә. Бу чара ОРВИ сезоны вакытында коронавирус таралу сәбәпле күрелә.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас