+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2020, 10:30

Кайсы “чүп үләннәре” гомерне озайтуын беләсезме?

Белгечләр бакча утаганда аларны йолкып ташламаска, ә сәламәтлекне ныгыту өчен файдаланырга киңәш итә.

Белгечләр бакча утаганда аларны йолкып ташламаска, ә сәламәтлекне ныгыту өчен файдаланырга киңәш итә.
Һәркайсыбызның бакчасында үскән чүп үләннәренең күп дару препаратларын алыштыра алуы билгеле. Ә кайберләре гомер озынлыгына да уңай йогынты ясый.
Мәсәлән, тузганак. Ул - табигый бета-каротин чыганагы, аксым, минераллар, витаминнар, алыштыргысыз майлы кислоталарга бай. Аның тамырын да, сабагын да, чәчәген дә ашарга ярый. Озак вакыт тузганак куллану йөрәк-кан тамырлары системасын, бавырны, ашкайнату органнарын яхшырта, бөерләрне чистарта.
Кычытканның тамырлары да, яфраклары да тимер, кальций, А һәм К витаминнарына бай. Көненә бер тапкыр кычыткан суты эчсәң, подагра авыруын кисәтергә мөмкин.
Әрекмән фитохимик матдәләргә бай, антибактериаль, ялкынсынуга каршы сыйфатларга ия. Тире авыруларын дәвалау өчен файдалы. Йөрәк-кан тамырлары, артрит һәм яман шеш кебек дегенератив авыруларны дәвалаганда нәтиҗәле.
Фото: veseloe.gvarono.ru
Читайте нас