Русия Хөкүмәте өйдә дәваланучы коронавируслы пациентларны дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү турында карар кабул итте. Бу хакта Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт җитәкчесе әйтүенчә, ил субъектларында койкалар 90-95 процентка тулы. Бу ковид белән генә түгел, грипп һәм ОРВИ буенча хәлгә дә бәйле.
Коронавирусны җиңел формада кичерүчеләр өйдә дәвалана алсын өчен даруларның бушлай бирелү мөһимлеген билгеләде Президент һәм бу мәсьәләне хәл итүне озакка сузмаска кушты. Сүз бу максатларга 5 миллиард сумнан артык акча бүлү турында бара.
Мохтаҗларны транспорт белән хезмәтләндерү, шәхси саклану чаралары алу, матди-техник базаны ныгыту, тест үткәрү өчен дә субъектларга 10 миллиард сум бүленәчәк. Бу карарларның тиз арада башкарылырга тиешлеген ассызыклады Владимир Путин.