Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар элемтә” телефоны тәүлек әйләнәсенә эшли.
Нинди очракта, нинди сораулар белән Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар элемтә” номерына шалтыратырга?
Анда түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була:
коронавирус турында нинди булса да мәгълүмат беләсегез килсә;
эпидемиологик хәл буенча имин булмаган илдән кайтуыгызны хәбәр итәр өчен;
“больничный”ны рәсмиләштерер өчен.
Гомумән, ковид буенча нинди генә сорау туса да, анда мөрәҗәгать итү урынлы.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар элемтә” номерлары:
8 (347) 279-91-20 (күпканаллы, тәүлек әйләнәсенә эшләүче).