+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2020, 12:25

Ковид кырык яшьлекләрне дә аямый башлады!..

Башкортстандагы 52нче коронавирус корбанының 1978 елгы ир-егет икәнлеге билгеле булды.

Башкортстандагы 52нче коронавирус корбанының 1978 елгы ир-егет икәнлеге билгеле булды.
Ул - Уфа кешесе. Мәрхүм, коронавирустан тыш, аяклардагы кан тамырларының варикоз киңәюеннән, йөрәк-үпкә җитешсезлегеннән интеккән, миокард инфаркты да кичергән булган.
Әле республика дәваханәләрендәге коронавирус расланган 209 кешенең унысы авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Бер тәүлектә 68 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 9555.
Соңгы тәүлектә республикада пневмония белән авыручылар да 277 кешегә арткан. 281 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада ковидка 1332436 тикшеренү үткәрелгән, 1287720 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 12211 тикшеренү ясалган, 11856 кеше тикшерелгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас