Уфада парклар, скверлар һәм башка җәмәгать урыннарында битлек кию режимын үтәүне тикшерү максатында тикшерү үткәрү көчәйтелде.
Кеше күп җыела торган урыннарда Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге, полиция, Уфа хакимияте, район хакимиятләре вәкилләре кизүдә тора.
Кызганычка каршы, кайбер кешеләр хәвефсезлек кагыйдәләренә җитди карамый. Рейдлар вакытында патрульдә йөрүчеләр уфалыларга битлек кию һәм социаль дистанция саклау кирәклеге турында исләренә төшерә.
– Гражданнар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясе тарала бара, шуңа барлык таләпләр дә актуаль, – дип билгели Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенең Октябрь районы буенча идарәсе өлкән инспекторы Альфред Шәймәрданов. - 65 яшьтән өлкән кешеләр, хроник авырулары булганнар аеруча сак булырга тиеш.
Аңлы рәвештә кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган. "Кызыл таң" гәзите һәм сайты болар хакында даими язып һәм кисәтеп килә.
Фото: https://ufacity.info/press/news/381828.html