Төп үзенчәлекләре Коронавирус инфекциясе төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер аңардан савыга алмый, вафат була. Икенчеләре авырганлыгын аңламый да калырга мөмкин.
Авыруның җиңел төр үзенчәлекләре:
*тән температурасы күтәрелү; коры ютәл; тиз ару.
Кайбер авыруларда түбәндәге үзенчәлекләр булуы ихтимал:
*тән авыртуы; тамак авыртуы; диарея; конъюнктивит; баш авыртуы;
*ис һәм тәм тойгыларын югалту; тәнгә кызамык чыгу яисә тырнаклар пигментлашуының туктавы.
Чирне авыр үткәрүчеләрдәге үзенчәлекләр:
*сулыш алу авыраю яисә хәл бетү; күкрәкнең басылганын тою; сөйләм яисә хәрәкәт бозылу.
Кешедән-кешегә ул ничек йога?
Вирус йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә күчә. Шулай ук аның белән көнкүреш әйберләренә яисә башка кеше кагылган урыннарга тотынып авырырга да мөмкин.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының актуаль методик киңәшләре буенча, өлкәннәрдә авыруны дәвалау өчен дару препаратлары исемлегендә фавипиравир, гидроксихлорохин, мефлохин, азитромицин, лопинавир плюс ритонавир, рекомбинат, интерферон-1b һәм альфның рекомбинат интерфероны, умифен бар. Шешүне кисәтүче препаратлар арасында – тоцилизумаб, сарилумаб, олокизумаб, канакинумаб, барицитониб, тофацитиниб. Болардан тыш, тромбларга каршы тагын биш төрле препарат кулланыла. Дәвалауның төп схемасын бары дәвалаучы табиб кына билгели ала. Үз-үзеңне дәвалау катгый тыела!
“Ковид-19” белән авырган кешеләрнең һәркайсын тәүге чорда дәваханәгә китерсәләр, җиңелчә генә авырганнарны хәзер өйдә калдырырга тырышалар.
Авыру булган өйдә сәламәт кешеләргә ничек сакланырга?
* Авыруны җилләтелә торган бүлмәгә урнаштырыгыз.
* Ул өй буйлап мөмкин кадәр аз хәрәкәтләнсен. Ә аш-су, юыну бүлмәләрен ешрак җилләтегез.
* Гаилә әгъзалары авыру бүлмәсенә кермәсен. Бу мөмкин түгел икән, аңа 1 метрдан да якынрак килмәгез.
* Авыруны тәрбияләүне бер генә кешегә йөкләгез. Аның хроник авырулары булмасын. Гомумән, ул сәламәт булырга тиеш.
* Авыруның савыт-сабасына, киеменә тотынсагыз һәм аның белән элемтәгә кергән саен кулларны сабын белән юарга онытмагыз.
* Авыру юыну бүлмәсендәге сөлгегә сөртенмәсен. Аңа бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар куегыз.
* Авыру һәрвакыт битлектә булсын.
Шул ук кагыйдә аны тәрбияләүчегә дә кагыла. Авыру янына битлексез якын килмәгез. Кулланылган битлектәрне салганда арттагы җепләренә генә тотыныгыз. Аларны һәр кигән саен юыгыз, яисә яңага алыштырыгыз.
* Авыру кулланган савыт-сабаны, урын-җир әйберләрен сабын белән кайнар суда юыгыз. Киемнәрен өйдә какмагыз. Аларны 90 градуска кадәр кайнар су белән юыгыз һәм яхшылап киптерегез.
* Юыну бүлмәсендәге раковинаны, унитазны ким дигәндә көненә бер тапкыр дезинфекцияләгез.
* Авыруны үзизоляциядән чыгару өчен кабат анализ тапшырылырга тиеш. Әгәр дә ул кешедә вирус булмавын күрсәтсә, гадәти тормышка кайтырга мөмкин.
* Җәмәгать урыннарында йөрмәгез.
* Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрдән файдаланыгыз. Аны һәр 2 сәгать саен алыштырыгыз.
* Салкын тигәндәге булган симптомлы (йөткерү, төчкерү, танау тыгылу) кешеләр белән бер бүлмәдә калмагыз.
* Урамнан кергәч, башка кешеләр белән аралашканнан соң кулларны сабын белән юыгыз.
* Гаджетларны, оргтехниканы дезинфекцияләп торыгыз.
* Башкалар белән күрешкәндә кул бирешмәгез, кочаклашмагыз.
* Сөлге, теш щеткасы һәм башка шәхси әйберләрегезне кешегә бирмәгез.
Әле вирус тарала башлаган мәлдә үк аның өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч булуын ассызыклаганнар иде. Әмма вирус хроник авыруы булган яшьләрне дә кызганмый.
Бу авыру кайсы чир белән интегүчеләр өчен хәвеф тудыра соң?
Коронавирус белән дәваханәгә эләгүчеләрнең: 29 проценты – йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегә; 19 процентында – шикәр чире; 19 процентында – үпкә авыруы; 15 процентында – бөер авыруы; 14 процентында – астма авыруы бар. Шулай ук гәүдә авырлыгыннан интегүчеләр өчен дә ул аеруча куркыныч тудыра.
Үзеңне начар хис итсәң, нишләргә?
* Күбрәк өйдә булыгыз. Кешеләр белән аралашуны чикләгез.
* Арытаба “кайнар линия”гә яисә “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратыгыз.
* Медицина хезмәткәренең кушканнарын үтәгез.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясе: 8(347)286-58-27; 8(347)279-91-20 (тәүлек әйләнәсенә эшли).
Русия кулланучылар күзәтчелеге бердәм консультация үзәгенең кайнар линиясе: 8-800-555-49-43. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли, хезмәткәрләр “Ковид-19” турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Русия буенча кайнар линия: 8(800)2000-112.