+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 Октября 2020, 07:42

“Могҗизалар туган йортта” чын тылсымчылар эшли!

Бәләбәй үзәк район дәваханәсе хатын-кызлар консультациясендә 33 ел фидакарь хезмәт салучы Ирина Фазлетдинова үз һөнәренең нәкъ әнә шундый остасы.Медицина хезмәткәрләре һәрвакыт җәмгыятьтә аерым урын биләде һәм биләячәк тә. Кеше сәламәтлеге турында кайгырту, ә еш кына аның яшәеше өчен көрәшү – мактау көтеп эшләнгән батырлык түгел, ә ак халатлы хезмәткәрләрнең көндәлек эше.

Бәләбәй үзәк район дәваханәсе хатын-кызлар консультациясендә 33 ел фидакарь хезмәт салучы Ирина Фазлетдинова үз һөнәренең нәкъ әнә шундый остасы.

Медицина хезмәткәрләре һәрвакыт җәмгыятьтә аерым урын биләде һәм биләячәк тә. Кеше сәламәтлеге турында кайгырту, ә еш кына аның яшәеше өчен көрәшү – мактау көтеп эшләнгән батырлык түгел, ә ак халатлы хезмәткәрләрнең көндәлек эше.


“Ул — үз эшенең остасы!” Бәләбәй үзәк район дәваханәсе хатын-кызлар консультациясенең өлкән акушеркасы Ирина Фазлетдинова турында хезмәт­тәшләре дә, пациентлар да шулай ди. Ирина Федоровна республика сәла­мәтлек саклау системасында 33 ел эшли. Бу елларда ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Нәзакәтле, намуслы, игътибарлы, таләпчән, тыйнак һәм тыныч – нәкъ менә шушы сыйфатлар аның уңышлы эшенең нигезе булып тора да инде. Ул даими рәвештә үзе өстендә эшли, конференцияләргә йөри, махсус медицина әдәбиятын укый. “Акушерлык эше” белгечлеге буенча югары квалификация категориясенә ия.
Үз тәҗрибәсен ул зур теләк белән яшь белгечләргә дә өләшә.
Акушерлык-гинекология корпусының гинекология бүлегендә барган ремонт вакытында да Ирина Фазлетдинова эшнең уртасында кайнады: кабинетларны, коридорларны, медицина постларын, ярдәмче бүлмә­ләрне төзекләндерү эшләре шул исәптән аның фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып та тормышка ашырылды. Шулай итеп, пациентларга хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Эшне ахырына кадәр һәм сыйфатлы итеп башкару гадәте Ирина Федоров­наның җанына һәм канына балачакта ук салынган.
Ул Бәләбәй районының Малобелебейка авылында күп балалы гаиләдә туган. Балачактан медицина шәфкать туташы булырга хыялланган, әмма, язмыш кушуыдыр, хәлләр үзенчә корылып, ул Бәләбәй медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга кергән. Укуын тәмамлаганнан соң, 1986 елда шәһәрнең сәламәтлек саклау бүлеге юнәлеше буенча Бәләбәй бала тудыру йортында эшкә керешә. Ирина Фазлетдинова эш дәверендә барлык бүлек­чәләрдә дә эшләп чыныга. Бәбиләрне дә кабул итә, яңа туган балаларны да карый. Патология бүлегендә дә эшли. Элек биредәге эш күпкә катлаулырак булган. Еш кына акушерлар, табиблар җитмәү сәбәпле, баланы үзләре үк кабул иткән. Дүрт катка бер дежур табиб эшләгән. Акушерларга үз тәҗрибәләренә генә таянырга туры килгән.
Соңгы 5 елда Ирина Фазлетдинова хатын-кызлар консультациясендә эшли, шуның 2,5 елы – өлкән акушерка вазыйфасында.
– Йөклелекне игътибар белән алып барганда, бала тудыруның уңышлы тәмамланачагына ышаныч зур, — ди ул. — Авырлылар белән ун елдан артык эшләп, мин зур тәҗрибә тупладым. Кайчагында болай да була: булачак әни табибның киңәшләрен үтәргә теләми. Ул чакта психолог булырга туры килә. Минем йөкле хатын-кызлар белән үз эш алымнарым бар, инандыра алам.
Бүген Ирина Фазлетдинова күпьел­лык намуслы хезмәтенең мәртәбәле җимешләрен татый. Сәламәтлек саклау эшендә намуслы хезмәте өчен Бәләбәй үзәк дәваханәсе хакимиятенең, Медицина хезмәткәрләре профсоюзы шәһәр комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ул. 2004 елда аңа Башкортстан сәламәтлек саклау министры­ның Рәхмәт хаты тапшырылган.
— Авырлыкларга, хезмәтнең үзенчәлегенә, зур җаваплылыкка карамастан, мин үз эшемне бик яратам. Хәтта хәзер башка тармакта эшли алырымны күз алдына да китермим. Кемгәдер сәламәтрәк булырга ярдәм итүеңне аңлаудан да җанга рәхәт нәрсә юк! — ди Ирина Федоровна. — Хәзер рес­пуб­ликаның барлык дәваханәләрендә дә, бөтен илдәге кебек үк, хәл бик киеренке. Пациентларның һәм хезмәткәр­ләрнең мәкерле вирус белән зарарланудан ныклы саклануы, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәве мөһим. Авырлы кешеләр өчен дә, табиблар өчен дә зур җаваплылык тоям.
Мин, мөдир ярдәмчесе буларак, учреждениедә социаль-эпидемиологик режим үтәлеше һәм эшне оештыру өчен җаваплы. Хәзерге вакытта пандемия аркасында эштә үзгәрешләр бик күп, без барыбыз да яңа таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим!
Шушы көннәрдә Ирина Федоровна 55 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгели. Барлык хезмәттәшләре, күпсанлы пациентлары, якыннары исеменнән юбилее уңаеннан аны ихлас тәбрик итеп, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, бәхетле гаиләсенә иминлек кенә юлдаш булуын телисе килә.
Йомгаклап шуны әйтәбез: хәзерге вакытта теләсә кайсы пациент, әгәр ул кайсыдыр дәваханәдә хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать түгел икән, бу хакта үз фикерен интернет киңлек­ләрендә бик җиңел язып калдыра ала. Бу җәһәттән ремонтланган бала тудыру йорты бинасына март аенда гына кайткан Бәләбәй үзәк район дәваха­нәсенең хатын-кызлар консультациясе турында рәхмәт сүзләре җиткереп кенә язалар. Бер бала табучы бу урынны “Могҗизалар туган йорт” дип атаган. Киләчәктә дә шулай була күрсен!

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Бәләбәй шәһәре.
Читайте нас