Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте. Ул 28 октябрьдән үз көченә керде.
Документның яңа редакциясе нигезендә, яшәү урыннарыннан читтә, шул исәптән халык күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда саклану битлекләрен, ә кибетләрдә, финанс оешмаларында һәм Күпфункцияле үзәкләрдә моннан тыш перчаткалар кулланырга кирәк.
Җәмәгать транспортында, таксида, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында, мәдәни-агарту һәм күңел ачу чаралары уздыру урыннарында дезинфекция режимын көчәйтү зарур.
Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе юридик берәмлекләр, малтабарлар һәм үзмәшгуль кешеләр үткәргән дезинфекция чараларының үтәлешен контрольдә тотачак.
Башкортстан башкарма власть органнары гражданнар тарафыннан битлек режимының үтәлешен тикшерүне көчәйтергә тиеш.
Урындагы үзидарә органнарына битлекләрдә йөрү, социаль дистанцияне саклау режимы үтәлешен контрольдә тоту һәм COVID-19 таралуга каршы башка чаралар күрү зарур.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы көненә 100 мең кешегә кимендә 150 тест лаборатория тикшеренүләрен үткәрергә тиеш.