Аның хәле ничек?
Вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова коронавирус йоктыруы турында хәбәр итте.
Бу хакта ул Facebook сәхифәсендә язган.
"Чирнең унбишенче көне бара һәм яхшы якка өмет бар. Бу чиргә каршы торырга мөмкин. Барысы да бик гади: битлек, дистанция, кул чисталыгы. Мин ничек йоктырганымны хәтерлим - ләкин уяулыгымны югалтканымны беләм: кул биреп күрешү, кочаклашу, барысы да дулкынландыргыч булды...
Кайчак үзеңне контрольдә тоту авыр. Кайчагында бу саклык чараларына төкерәсе килә. Тик хәзер шуны әйтә алам: алай итәргә кирәкмәс иде. Бу чир бик авыр. Уяу булырга кирәк иде... Зинһар, дуслар, үзегезне саклагыз!..», — дип язган Ленара Иванова.
Фото: Башинформ