Пандемия башланганнан бирле Башкортстанның 10 956 кешесендә коронавирус авыруы ачыкланган.
Соңгы тәүлек эчендә үсеш 93 кеше тәшкил итте.
Республиканың ковид-госпитальләрендә 226 пациент дәвалана, шуларның 193е – авыр хәлдә. Интенсив терапия бүлегендә 14 авыру, икесе ИВЛда, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин оператив киңәшмәдә.
Шулай ук, ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бер тәүлек эчендә тугыз кеше савыгып чыккан. Үлүчеләр юк.
Максим Забелин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Башкортстанда коронавируслы пациентлар өчен 4 780 койка әзерләнгән, койка фонды 82 процентка тулы.
Фото: башинформ