Бүген Әлшәй районында яшәүче 1951 елгы хатынның коронавирус корбаны булуы расланды.
Ковидтан тыш, вафат булучыда атеросклероз, аягында кискен тромбоз күзәтелгән. Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 55кә җитте.
Бер тәүлектә янә 93 кешедә куркыныч инфекция ачыкланган, барлыгы пандемия башыннан 10956 якташыбызда ковид расланды.
Әле республика дәваханәләрендә 226 кеше дәвалана, аларның 14е авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 789 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлктә 9 кеше савыккан, барлыгы савыгучылар саны – 9886.
Пневмония белән авыручылар да арта бара. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 256 кешегә куелган. 238 кеше савыккан.
Барлыгы 1377701 тикшеренү үткәрелгән, 1331638 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 9741, 9532 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы