Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясен кисәтү һәм таралуын булдырмау чаралары буенча брифинг үтте.
Анда сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы урынбасары Мария Скотарева катнаштылар. Брифингта белгечләр күп сорауларга җавап бирде.
Шуларның кайберләренә тукталыйк.
- Ни өчен даруханәләрдә антибиотиклар юк?
– Бүгенге көнгә “Башфармация” даруханәләр челтәрендә антибиотиклар бар. Алар, регламентка ярашлы, табиб язып биргән рецепт буенча сатыла. Башка даруханәләрдә дә дару препаратлары бар. Үткән атнада даруларны маркировкалау системасында өзеклек булды. Дару препаратлары турында мәгълүматны һәм аларның булу-булмавын 8 (800) 347-47-47 телефоны буенча белергә мөмкин.
- Гриппның беренче билгеләрен ковидныкыннан ничек аерырга?
– Ковидның төп билгеләре: югары температура, ютәл (коры яисә аз гына какырык белән), сулыш алу авырлашу, мускуллар авырту, тиз ару, ис һәм тәм сизү югалу. Баш, күкрәк читлеге авырту, күңел болгану, косу, эч китү сирәгрәк күзәтелә. Вирус һава-тамчы, контакт юлы (кагылу) белән күчә. Горизонталь өслекләрдә вирус 48 сәгатькә кадәр яши.
- Ковидка иммунитет ничек формалаша? Инфекцияне кичергәннәр бераз вакыттан соң тагын авырырга мөмкинме?
– Белгечләр әйтүенчә, күпчелек инфекция кичерүчеләрнең тотрыклы иммунитеты биш-алты ай саклана. Тикшеренүләр плазма доноры булганнарда кайбер антитәнчекләрнең кимүен ачыклаган. Галимнәр әйтүенчә, антитәнчекләрнең кабат авырудан ни дәрәҗәдә саклавы әле өйрәнелмәгән. Ләкин тәҗрибә күрсәтүенчә, алар инфекция йоктыру хәвефен киметә ала.
- Ковидның язгы дулкыны көз айларында булганыннан ни белән аерыла?
– Дулкын – эпидемиологик төшенчә. Ул авыруларның артуы, пациентларның авыру дәрәҗәсен билгели. Аерманы әлегә күрмибез.
- Кем антиковид плазмасы доноры була ала?
– Үзе теләк белдергән 18-55 яшьлек, гәүдә авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган, лаборатор рәвештә "ковид" диагнозы расланган һәркем. Авыруның барлык билгеләре беткәннән 14 көн үткән, ике тапкыр ПЦР анализында ковид булмавы расланган, рәсми медицина белешмәсе булырга тиеш.
Кан тапшыру Уфада һәм Кан күчерү станциясенең Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белореттагы филиалларында башкарыла. Үзең белән паспорт, медицина белешмәсе, ПЦР анализы нәтиҗәләре булырга тиеш.
- Ковидтан амбулатор дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү турында беләсе иде?
– Бу хакта Русия Хөкүмәте тарафыннан карар кабул ителде. Башкортстан өчен федераль бюджеттан бу максатка 155 миллион сум бүленде. Әле дару препаратларын пациентларга илтеп җиткерү буенча алгоритм эшләнә. Дарулар кече һәм урта медицина персоналы, волонтерлар тарафыннан җиткереләчәк. Даруларны медицина хезмәткәрләре җитәкчелегендә волонтерлар Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләре нигезендә дәвалаучы табиб күрсәтмәләре буенча китерәчәк.
Максим Забелин авыруның сәламәтлек халәтендә күп нәрсәнең табиб киңәшләренә бәйле булуын билгеләде. Ул социаль дистанция саклау, шәхси саклану чаралары куллану турында онытмаска чакырды.