+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 ноябрь 2020, 07:10

Хәзер ул — үзе бер шәһәрчек!

Республика клиник онкология диспансерына – 75 ел.

Республика клиник онкология диспансерына – 75 ел.
1945 елның августында Республика клиник дәваханәсе базасында 50 урынлык Республика клиник онкология диспансеры булдырыла. Башта анда ашказаны авырулары һәм хатын-кызлар органнарында яман шеш булганнарга ярдәм күрсәтелә. Республиканың эре шәһәрләрендә – Уфада, Стәрлетамакта, Белоретта, Бәләбәйдә, Бөредә, Ишембайда онкология кабинетлары булдырыла. Әлеге вакытта онкокабинетлар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында эшли.
Уфа халкына онкология ярдәме күрсәтү өчен 1958 елда хирургия һәм гинекология бүлекләре булган 75 урынлык шәһәр диспансеры ачыла. 1960 елда республиканың көньяк зонасы кешеләрен хезмәтләндерү өчен Маячный поселогында районара онкология диспансеры оештырыла.
Онкология хезмәте Республика онкодиспансерының койка фондын үстерү, шәһәрләрдә онкология бүлекләре ачу юлы белән үсешә бара. 1963 елда Стәрлетамак шәһәрендә 40 урынлык бүлек ачыла һәм, 1984 елда радиология хезмәте оештырылу сәбәпле, 80 урынга кадәр арттырыла. Белорет, Октябрьский, Нефтекама, Күмертау шәһәрләрендә дә онкология бүлекләре ачыла. Эре дәвалау-профилактика учреждениеләрендә онкология авырулары булганнарга симптоматик һәм консерватив терапия үткәрү өчен койкалар бүленә. Барлык поликлиникаларда тикшеренү кабинетлары булдырыла.
1969 елда Уфа шәһәре һәм Республика онкология диспансерлары берләштерелә. Яңа корпусны файдалануга тапшыргач, аларның куәте 610 урынга кадәр арта, амбулатор дәвалау алучы авырулар өчен 25 урынлык пансионат җәелдерелә. Диспансерларны берләштерү республикада эре онкология үзәге булдыруга, квалификацияле медицина кадрларын җәлеп итүгә, заманча диагностика һәм дәвалау аппаратлары белән җиһазлауга, дәвалау һәм оештыру-методик эшенең дәрәҗәсен күтәрүгә этәргеч бирә.
Квалификацияле хирург Евгений Волжский Республика клиник онкология диспансерының оештыручысы һәм беренче баш табибы була. Төрле елларда биредә билгеле табиблар баш табиб вазыйфасын башкара: алар — А. Пенькова, А. Федоров, Н. Логинов, И. Халитов, Ф. Халикова, Н. Абдуллин, Р. Халиков. 1987 елдан диспансер коллективын Башкорт­станның һәм Русиянең атказанган табибы, Башкортстан Табиблары ассоциациясе рәисе, республика Сәла­мәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, югары категорияле табиб Владимир Ручкин җитәкли. 2012 елдан медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Руслан Солтанов баш табиб була. 2019 елдан Республика онкология диспансе­рының баш табибы – профессор, медицина фәннәре докторы Адель Измайлов.
Онкология хезмәтен оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән профессорлар – С. З. Локманов, И. Г Кадыйров, А. С. Дәүләтов, М. А. Галиев, Н. П. Ников, М. М. Морзанов, Ш. Х. Ганцев. Диспансерны төзүдә һәм үстерүдә БАССРның атказанган табибы Насыйбулла Абдуллинның хезмәте зур урын алып тора. Ул 20 ел җитәкчелек иткән чорда диспансерны Башкортстанның гына түгел, Русия Федерациясенең дә эре махсус дәвалау учреждениесенә әйләндерде.
Әлеге вакытта Республика онкология диспансеры республикадагы эре онкология үзәге булып тора, анда квалификацияле медицина кадрлары, заманча диагностика һәм дәвалау аппаратурасы тупланган. Бүген клиника уникаль, заманча диагностика һәм дәвалау җиһазларына, препаратларына ия, биредә югары квалификацияле белгечләр ярдәм күрсәтә. Клиника коллективы халыкара стандартларга һәм онкология авыруларын дәвалау протоколларына таянып эшли.
Төбәк җитәкчелеге тарафыннан республиканың сәламәтлек саклау тармагына, шул исәптән онкология хезмәтенә дә, зур игътибар бүленә. Пандемиягә карамастан, быел Республика клиник онкология диспансе­рының яңа корпусы ачылды. Яңар­тылган медицина үзәге хирургия бүлегендә — берьюлы 240 пациентны, диагностика бүлегендә 450 кешене кабул итә ала.
Объектны төзү 2017 елның авгус-тында башланган иде. Былтыр ул 686 миллион сум күләмендә федераль финанслау алды. Проектның гомум хакы 2 миллиард сумны узды. Комплекс Германиядә, Япониядә һәм Франциядә җитештерелгән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Коммуникация чаралары, шул исәптән телемедицина, катлаулы операция­ләрне нәтиҗәле башкаруны тәэмин итә. Табиблар пациентларга биш бүлектә ярдәм күрсәтә: маммология, урология, гинекология, проктология һәм торакаль-абдоминаль бүлек. Һәркайсы 48 урынлык.
Республика клиник онкология диспансеры – Башкортстан халкына махсус һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүче өченче дәрәҗәдәге эре дәвалау учреждениесе. Аның составында 13 махсус клиник бүлек бар: гомум һәм торакаль хирургия, онкопроктология, сөт бизләре патологиясе, онкоурология, онкогинекология, “баш-муен” патологиясе бүлекләре, өч радиотерапия бүлеге (шул исәптән авыруларны амбулатор дәвалау өчен), паллиатив койкалары булган гомум онкология бүлеге, дарулар тера­пиясенең өч бүлеге (берсе амбулатор шартларда химиотерапия үткәрү өчен).
Диспансерның Стәрлетамакта, Бөредә, Күмертауда һәм Белоретта 4 филиалы бар.
Әйткәндәй, республикада сә­ламәтлек саклау өлкәсенә игътибар югары дәрәҗәдә. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында да онкология диспансеры яңадан-яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителеп тора.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас