Башкортстанда менә өченче көн рәттән коронавирус инфекциясеннән үлем очрагы теркәлә.
Соңгы тәүлектә янә бер Башкортстан кешесенең коронавирус инфекциясеннән вафат булуы билгеле булды. Шулай итеп, республикада ковидтан үлүчеләр саны 56га җитте.
Соңгы тәүлектә республиканың янә 95 кешесендә коронавирус инфекциясе ачыкланган.
Пандемия башыннан алып, Башкортстанда ковид йоктыручылар саны 11 меңне узды – 11051гә җитте.
Әле 902 башкортстанлы коронавирустан дәвалана. Аларның күбесе өйдә амбулатор дәвалау ала.