Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бүген Стәрлетамакта йогышлы авырулар госпитале төзелеше барышын тикшерде.
Андрей Назаров сөйләвенчә, объектта төзелеш расланган график буенча бара. Йогышлы авырулар үзәгенең табиблары беренче пациентларны 1 декабрьдә кабул итәчәк. Биредә 74 бокс-палата, 14 реанимация кабинеты урнаштырылачак.
Гадәттән тыш хәл режимы булган очракта госпитальдә бер үк вакытта 382 пациент медицина ярдәмен ала алачак. Моннан тыш, проектта бала тудыру һәм балалар бүлекләре каралган.
Фото: “Башинформ”