+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 ноябрь 2020, 10:15

Дарулар дефициты булмаска тиеш

2 ноябрьдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин даруларны маркировкалауның гадиләштерелгән тәртибен озайтучы карарга кул куйды.

2 ноябрьдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин даруларны маркировкалауның гадиләштерелгән тәртибен озайтучы карарга кул куйды.
Документка ярашлы, системага мәгълүматны барыбер бирергә кирәк, ләкин җавап көтәргә кирәкми. 15 минут эчендә җавап килмәсә, товар белән операцияләр башкаруны дәвам итәргә була. Министрлар кабинетының матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, мондый эш режимы препаратлар хәрәкәтендәге “тыгын”ны булдырмый һәм катнашучыларга алдагы этапларга сыйфатлы әзерләнү мөмкинлеге бирә.
Бу маркировка тәртибен кимендә 1 февральгә кадәр озайту башлангычы белән “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев чыгыш ясаган иде. Ул парламентарийларның Русия Хөкүмәтенә тәкъдимнәр белән хат юллауларын хәбәр итте. Даруларның илдә җитәрлек булуын, ләкин оператор системасында өзеклек булу сәбәпле, алар складларда ята. Депутатлар Хөкүмәткә тиз арада норматив актларга үзгәрешләр кертергә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдим иткән маркировка системасын ныгытырга тәкъдим итте.
Дарулар маркировкалау системасы Русиягә 1 июльдән кертелгән һәм базарны фальсификаттан чистартуга юнәлтелгән иде. Ләкин пандемия белән бәйле югары ихтыяҗ шартларында өзеклекләр барлыка килде.
– Без Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга тәкъдимнәрне хуплаган, оператив карар кабул иткәне өчен рәхмәтлебез. Дару препаратларын маркировкалау темасы киләчәктә дә “Бердәм Русия”нең даими игътибарында булачак. Без, һичшиксез, гражданнарны дарулар белән тәэмин итү торышының мониторингы белән шөгыльләнәчәкбез һәм, проблемалар килеп чыга калса, тиз арада аларны хәл итү буенча чаралар күрәчәкбез, – дип билгели Андрей Турчак.
“Бердәм Русия”нең мониторингы даруханәләрнең өчтән берендә коронавирустан препаратлар булмавын күрсәткән иде. Күрсәткечләр “Халык контроле” партия проекты активистлары үткәргән 45 төбәктәге 2500 даруханәдәге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча алынды. Күпчелек очракта ковидтан препаратларны заказ буенча гына алырга мөмкин булуы ачыкланды. Аеруча катлаулы хәл Хакасия Республикасында, Иркутск, Липецк, Саратов өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында күзәтелде.
– Даруларны маркировкалау темасы һәрвакыт “Халык контроле” проектының даими игътибар үзәгендә булды. Башкортстанда без гражданнарны дарулар белән тәэмин итү буенча хәлнең мониторингын алып барабыз, төбәк даруханәләрендә вируслы инфекцияләргә каршы препаратлар барлыгын тикшерәбез. Халык контролерлары рейдлары республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә үткәрелә, – диде Башкортстан парламенты депутаты, республикадагы “Халык контроле” проекты координаторы Гөлнур Колсарина.
Фото: novochvedomosti.ru
Читайте нас