Бүген COVID-19 йоктырган янә бер якташыбызның дөньядан китүе хакында билгеле булды.
Уфада яшәүче 1968 елгы хатын, коронавирустан тыш, йөрәк ишемик авыруы, югары кан басымы белән дә интеккән.
Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 57гә җитте.
Соңгы тәүлектә ковид янә 96 башкортстанлыда ачыкланды. Барлыгы республикада инфекция йоктыручылар саны 11244кә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 260 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 16сы авыр хәлдә. Өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 599 кеше авыруны чагыштырмача җиңел кичерә һәм амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 22 кеше савыккан, барлыгы савыгучылар саны – 10324.
Бер тәүлектә янә 223 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. Пневмониядән 196 кеше савыккан.
Барлыгы 1411464 тикшеренү үткәрелгән, 1364280 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектә тикшерелүчеләр саны – 10495, 9985 кеше тест үткән.
Фото: m.progorodsamara.ru