Башкортстанда #МаскаВПомощь республика акциясе дәвам итә. Бүген Уфада волонтерлар 10 мең битлек таратачак.
Эш коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм битлек кию режимын үтәү максатында оештырыла.
Чара 12-14 сәгатьләрдә шәһәрнең төрле нокталарында үтәчәк:
Ленин районында: 44нче шәһәр поликлиникасы (Аксаков урамы, 62), “Зареченский” базары;
Октябрь районында: 43нче поликлиника (Жуков урамы, 4), 38нче поликлиника (Русия урамы, 94), 5нче балалар поликлиникасы (Жуков урамы, 17);
Киров районында: Республика кардиология үзәге (Кувыкин урамы, 96), Кәрвансарай мәйданы, Республика клиник дәваханәсе (Достоевский урамы, 132);
Калинин районында: 35нче поликлиника (Беренче май урамы, 95), 4нче балалар поликлиникасы (Ферин урамы, 20/1);
Совет районында: “Семья” сәүдә үзәге, “Аркада” сәүдә үзәге;
Дим районында: Балалар поликлиникасы (Дөреслек урамы, 18), Дим районының шәһәр клиник дәваханәсе, поликлиника бүлеге (Дагстан урамы, 10/2);
Орджоникидзе районында: 10нчы шәһәр дәваханәсе (Боҗра урамы, 47), 8нче балалар поликлиникасы (Русия урамы, 8).
Акцияне оештыручылар: Уфа хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәрнең Яшьләр мәшгульлегенә ярдәм үзәге, Уфа волонтерлары ассоциациясе, “Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге.