Бүген Уфада яшәүче 1949 елгы ирнең гомере коронавирус аркасында өзелүе билгеле булды.
Ковидтан тыш, пациентта хроник обструктив бронхит, пневмосклероз, йөрәкнең хроник ишемик авыруы күзәтелгән.
Барлыгы Башкортстанда ковидтан вафат булучылар саны 58гә җитте.
Соңгы тәүлектә республикада ковид йоктыруның 99 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы авыручылар саны 11343кә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 266 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 13е авыр хәлдә, 2се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
494 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 201 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 10525.
Бер тәүлектә 297 кешедә пневмония ачыкланган, 282 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1423232 тикшеренү үткәрелгән, 1375654 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11758, 11374 кеше тест үткән.