«Бердәм Русия”нең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров медиклар өчен заказ буенча эчке кием тегелүче “ОПТРИ” фабрикасында булды.
– Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре безгә вируска каршы костюмнар эченнән кияргә уңайлы эчке кием сорап мөрәҗәгать итте. Гадәти киемдә аларга эшләү уңайсыз, костюмнар һава үткәрми, аларда көн буе йөрергә туры килә, – дип сөйли Рөстәм Әхмәдинуров.
Медиклар өчен костюм эченнән кия торган 800 комплект кием тегеләчәк: 370е - ирләр өчен соры төстә, 430ы хатын-кызлар өчен ак төстә булачак. “ОПТРИ” тегү фабрикасының җитәкчесе Зөлфирә Газизова әйтүенчә, иң уңайлы тукыма – кулирка сайланган. Мамыктан ясалган трикотаж тукыма тәнгә уңайлы, дымны яхшы сеңдерә.
– Материал турында без Республика ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Аяз Камалов белән сөйләшеп килештек. Бу тукыманы югары температураларда эшкәртергә, хәтта кайнатырга мөмкин, – ди Зөлфирә Газизова.
Һәр комплект аерым пакетларга төрелгән булачак. Кием медикларга якын көннәрдә тапшырылачак.
Фото: "Бердәм Русия"нең төбәк бүлекчәсе