ВИЧ-инфекциясенә бушлай аноним тест үткәрү буенча Бөтенрусия акциясе дәвам итә. 9-12 ноябрьдә ул Башкортстанда да үтәчәк.
Нефтекама, Стәрлетамак, Салават, Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә ВИЧка бушлай тест үткәрү оештырылачак. Тест үтәргә нибары 15 минут җитә, бу вакыт эчендә һәркем инфекциянең йогу юллары, аны кисәтү кагыйдәләре турында белә, белгеч белән хәвеф ихтималлыгы, тест нәтиҗәсе уңай булган очракта нишләргә кирәклек хакында сөйләшә ала.
ВИЧ-инфекцияне яшенә, җенесенә, социаль статусына карамыйча, һәркем йоктырырга мөмкин. Ләкин аның белән көрәшергә кирәк. Инфекцияне тиешенчә дәвалаганда аның белән яшәргә мөмкин һәм яшәргә кирәк. Шәһәрләрдә үтәчәк семинарларда сүз шул хакта булачак.
«Тест на ВИЧ: Экспедиция 2020» Бөтенрусия акциясе Башкортстанда 12 ноябрьдә тәмамланачак.
Акция коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп башкарылачак.